news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларга коронавирус турында ничек дөрес итеп сөйләргә кирәклеген аңлаттылар

Гигиена кагыйдәләре яхшырак истә калсын өчен, аларны уен рәвешендә кабатларга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Балаларга коронавирус инфекциясе турында ничек дөрес итеп сөйләргә һәм аларда туган сорауларга җавап бирергә икәнен Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) сөйләделәр. Ведомство киңәшләре Бөтендөнья бала көненә багышланган.

Иң беренче булып баланың инфекция турында нәрсәләр белүе турында кызыксынырга кирәк. «Әгәр балалар бик кечкенә һәм бу авыру турында ишетмәгәннәр икән, бу теманы күтәрергә кирәкми», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Балаларга һичшиксез гигиена кагыйдәләре турында искәртергә кирәк. Яхшырак истә калсын өчен, аларны уен рәвешендә кабатларга була: биеп кул юарга, ютәлләгәндә яки төчкергәндә авызны кул белән ничек капларга икәнен күрсәтергә, мондый симптомнары булган кешеләр янына якын килмәскә икәнен аңлатырга кирәк. Моннан тыш, кулларын гел юып торган өчен баланы бүләкләргә дә була.  

«Үзләрендә температура, ютәл булу-булмавын яки тын алуы авырлашса, әти-әнигә әйтергә кушыгыз», — дип киңәш итә белгечләр.

Әгәр әти-әниләр балаларның кайбер сорауларына җавап бирә алмый икән, алар кирәкле мәгълүматны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм ЮНИСЕФ сайтында таба ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100