news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин ковид күрсәткече аеруча югары булган төбәкләргә ярдәм итәргә кушты

Ул бу бурычларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләде.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясе белән авыручылар күп булган төбәкләргә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә кушты.

«Бу катлаулы вазгыятьтә сәламәтлек саклау системасы өзеклексез эшләргә тиеш. Хөкүмәтне көндәлек режимда дарулар, кислород җитәрлек булуын  тикшереп торуын, вазгыятьне контрольдә тотуларын сорыйм», — диде Президент РФ Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда.

Путин аерым субъектларга «кул белән эшли торган режимда ярдәм кирәк» диде. «Сәламәтлек саклау министрлыгын төбәкләргә кадрлар ярдәме күрсәтүен, кирәк булган урыннарга югары класслы белгечләр җибәрүен, шул исәптән алдынгы медицина клиникаларыннан табиблар юллавын сорыйм», — дип белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100