news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 125 кешедә коронавирус ачыкланган

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 41 кешене хастаханәгә салганнар, 84 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 125 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да контакт юлы белән йоккан очраклар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 41 кешене хастаханәгә салганнар, 84 кеше өйдә дәвалана.

Коронавирусның 40 очрагы Казанда расланган. Лениногорскида — 13, Чистайда — 15, Нурлатта 21 кеше ковид белән авырган. Чаллы, Алексеевск, Әлмәттә — алтышар очрак. Яңа Чишмәдә — 5, Тукай районында — 4, Баулы районында 2 очрак ачыкланган. Аксубай, Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Спас, Тәтеш, Ютазы районнарында — берәр очрак.

20 октябрьгә Татарстанда коронавирусның 28 мең 973 очрагы билгеле. 24 мең 317 кеше тернәкләнгән. Барлыгы 1 млн 308 мең 766 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 993 мең 600 икенче прививкасын ясаткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100