news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазлыева: Эшләми торган көннәр кертелсә дә, хакимият органнары штатлы режимда эшли

Вице-премьер искәртүенчә, эшләми торган көн ул күңелле итеп вакыт уздыру дигән сүз түгел.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эшләми торган көннәр игълан ителгән очракта да, бөтен хакимият органнары штатлы режимда эшен дәвам итәчәк.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

«Россиядә эшләми торган көннәр турында әле бер документ та юк. Андый документ пәйда булуга, республикада кертеләчәк чаралар буенча аңлатма биреләчәк. Эшләми торган көннәр дип игълан ителсә дә, барлык хакимият органнары штатлы режимда эшләячәк», — диде ул. 

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, эшләми торган көннәр кертелсә дә, күп функцияле үзәкләр QR-код алу өчен шәхси кабинет ачтырырга килгән халык белән даими элемтәдә булачак. «Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын ясау өчен килүчеләр белән эшләячәкләр. Шимбә, якшәмбе дә эш дәвам итәчәк», — диде.

Вице-премьер искәртүенчә, эшләми торган көн ул күңелле итеп вакыт уздыру дигән сүз түгел. «Каникулда табигатькә чыгу, компанияләр белән очрашу түгел, эшләми торган көн вирус йогу чылбырын өзүне күздә тота, димәк, безнең арада контактны мөмкин кадәр киметү кирәк дигән сүз. Документ кабул ителә икән, вакытны өйдә үткәрергә кирәк», — диде.

Ул, шулай ук, шәхси хисап язмасын рәсмиләштерә алучыларны өлкәннәргә булышырга өндәде. «Банк кушымталары аша да эшләп була. Бу якыннарыбызга ярдәм итү мөмкинлеге», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100