news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 4001 очрагы теркәлгән, шуларның 2835е терелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 25 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Инфекция йоктырган 10 кеше — 30-50 яшьтә.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (19 кеше) ачыкланган. Моннан тыш, Чаллыда, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында дүртәр кеше инфекция эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 4001 очрагы теркәлгән, шуларның 2835е (шул исәптән 11 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 1155 кеше дәвалануын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100