news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 103кә кадәр арткан

Тагын ике кеше Covid-19 корбаннары була, алар 1943 һәм 1955 елгы ир-атлар.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 103кә кадәр арткан
"Татар-информ" архивы

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, республикада вирустан үлүчеләр саны 103кә кадәр арткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булган кешеләрнең беренчесе — 1943 елда туган ир-ат. Аны ике яклы вируслы пневмония белән йогышлы профильле стационарга китергәннәр.

Вафат булучыларның икенчесе - 1955 елда туган ир-ат, Covid-19 инфекциясе китереп чыгарган ике яклы пневмония белән хастаханәгә салынган булган. Пациентның хәлен хроник авырулар катлауландырган.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100