news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар клиник хастаханәсендә 3D-технология ярдәмендә операция ясаганнар

«Без кораллар белән иркенрәк, төгәлрәк эшли алабыз», — дип белдерде хастаханә табибы Айдар Закиров.

Республика балалар клиник хастаханәсендә 3D-технология ярдәмендә операция ясаганнар
Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары 3D-лапароскоп файдаланып, варикоцеле авыруын дәвалаган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге технология операция ясала торган урынны зурайтып карарга, эшне төгәл һәм тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә. Лапароскопия системасы 3D-мониторга ачык сурәт чыгара.

«3D-камера 2D-камерадан шул ягы белән аерыла: бер объекттан икенчесенә кадәр дистанция өчяклы киңлектә күренә. Сурәт тагы да ачыграк күренә. Без кораллар белән иркенрәк, төгәлрәк эшли алабыз. 3D-сурәт, кинотеатрдагы кебек үк, бер-бер артлы алмашып, ике камера ярдәмендә барлыкка килә», — ди хастаханә табибы Айдар Закиров.


Варикоцеле — орлыклык бавы веналарының варикоз киңәюе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100