news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Россиядә коронавирус таралуның үзенчәлеге турында сөйләде

Белгеч фикеренчә, Европа илләреннән аермалы буларак, Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану турында сүз бармый.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Вирусолог, Россия фәннәр академиясе академигы Феликс Ершов Россиядә коронавирус эпидемиясенең башка илләрдәге кебек таралмавын әйтте. Бу хактаРИА Новости хәбәр итә.

«Россиядә коронавирус таралу үзенчәлекле. Башта зыян күрмәгән төбәкләрдә вирус таралу соңрак башланды», — дип белдерде табиб.

Белгеч фикеренчә, Европа илләреннән аермалы буларак Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану турында сүз бармый. Илдә коронавирус белән авыручылар санының артуы эпидемиянең беренче дулкынының үсеше белән бәйле.

«Россиядә икенче дулкын бөтенләй булмаска мөмкин», — дип ачыклык кертте Ершов.

Табиб фикеренчә, бер-бер ярым елдан соң коронавирус проблема булудан туктаячак. Ул узган ярты елда авыруга каршы көрәштә кешелекнең зур уңышларга ирешүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100