news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы ачыкланган

Тикшерүләр башланганнан алып Татарстанда «яңа коронавирус йогышы» диагнозы 6974 тапкыр куелды.

Татарстанда Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы ачыкланган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. 24 очрак элемтә юлы белән йоктырылган, берсе читтән кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», — ди матбугат хезмәте.

Авыручылар арасында 30 яшьтән 60 яшькә кадәр төркем вәкилләре өстенлек итә. Йоктыручылар саны буенча икенче урында 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркем — дүрт кеше, өченче һәм дүртенче урыннарда 18 яшьтән 30 яшькә кадәр һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр төркем — өчәр кеше.

Авыручыларның күбесе казанлылар -14 кеше. Рейтингта башкаладан соң Саба районы тора, анда өч очрак, Әлмәт һәм Биектау районнарында икешәр очрак теркәлгән.

Тикшерүләр башланганнан алып Татарстанда «яңа коронавирус йогышы» диагнозы 6974 тапкыр куелды. Бу вакыт эчендә 5898 кеше, шул исәптән 123 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100