news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус сәбәпле кабаттан чикләүләр кертүгә алшартлар юк

Хәзерге вакытта коронавируска каршы утыздан артык вакцина төрле клиник сынаулар уза.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдән соң, коронавирус пандемиясе сәбәпле, Россия яңадан чикләүләр кертәчәк дигән имеш-мимешләр ишетелә, әмма кабат карантин булуга әлегә алшартлар юк. Бу хакта «Российская газета»га Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович хәбәр итте.

Мелита Вуйнович фикеренчә, чикләүләр кертү өчен алшартлар юк. «Мин имеш-мимешләрне шәрехли алмыйм, фактлар белән эш итәргә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 авыруын тоткарлау буенча ил стратегиясе фәнни нигезләнгән һәм халык өчен кулай булсын, дип киңәш итә», — дип аңлатты Вуйнович.

Вуйнович фикеренчә, Россия хакимияте тарафыннан кабул ителгән комплекслы чаралар, шулай ук халыкның үз-үзен тотышында булган үзгәрешләр уңай нәтиҗә бирә. «Шулай да алга китеш кирәк әле, чөнки COVID-19 авыруының яңа очраклары ачыкланып тора», — дип саный Мелита Вуйнович.

Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм халыкара фәнни җәмәгатьчелекнең һәркөнне вирусның табигате турында күбрәк мәгълүмат белүен ассызыклады.

Мелита Вуйнович Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының дөньяда вакцина эшләү буенча барлык программаларны хуплавын әйтте. Хәзерге вакытта утыздан артык вакцина төрле клиник сынаулар уза, шул исәптән Россиядә дә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100