news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр өслекләрдән коронавирусны юк итүнең яңа ысулын ачыклаган

Ачыш медицина хезмәтен күрсәтү биналарындагы дезинфекцияләү алымын үзгәртергә мөмкин.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Өслекләрдән коронавирусны юк итүдә ультрашәмәхә ярдәм итә ала. Япония галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә «Известия».

Тикшеренүчеләрнең эше American Journal of Infection Control журналында басылып чыккан.

Ультрашәмәхә коронавирус күзәнәкләренең 99,7 процентын юк итә ала.

«Шул ук вакытта дулкынның озынлыгы 222 нанометр булырга тиеш, чөнки бу очракта ул тирегә үтеп керми һәм тере күзәнәкләрне җимерми», — дип белдерде галимнәр.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу ачыш медицина хезмәтен күрсәтү биналарындагы дезинфекцияләү алымын үзгәртергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot