Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Фәннәр академиясе төбәкләрдә вакцинация темпларын бәяләде
Россиядә вакцинация темпларын арттыру өчен кешеләргә аның кирәклеген аңлатырга, әмма басым ясамаска, дип саный Покровский.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россиянең барлык төбәкләре арасында вакцинация буенча лидер Белгород өлкәсе булды, анда халыкның 38,16 проценты коронавирустан прививка ясаткан. Төбәк хакимияте җирле халыкка дөрес мотивация тапкан һәм РФ башка субъектлары башлыклары өчен әлеге тәҗрибәне игътибар белән өйрәнергә кирәк, дип саный медицина фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе академигы Вадим Покровский.
«Монда Белгород өлкәсе халыкның прививка ясарга ничек мотивацияләве кызыксындыра. Алар халык актив вакцинация узсын өчен нәрсә эшләгән дигән сорау туа. Бу тәҗрибәне кулланырга кирәк», — диде белгеч Sputnik радиосына.
Россиядә вакцинация темпларын арттыру өчен кешеләргә аның кирәклеген аңлатырга, әмма басым ясамаска, дип саный Покровский.
РФ Президенты Владимир Путин берничә тапкыр халыкның мәҗбүри вакцинацияләүне хупламавын һәм кешеләргә коронавирус инфекциясеннән ни өчен прививка ясарга кирәклеген аңлатуны мөһим дип санавын әйтте.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы вакцинация өчен үзебезнең препаратларның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын күп тапкырлар ассызыклады.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Путин 2021 елгы туры элемтә эфирында «Спутник V» вакцинасын ясатуын әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз