news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус белеме булмаган медицина хезмәткәрләре дә «коронавирус компенсациясе» алачак

Беренчел медицина-санитар һәм махсус ярдәм күрсәтүче һәм югары белем булган медицина хезмәткәрләренә компенсация түләнәчәк.

Махсус белеме булмаган медицина хезмәткәрләре дә «коронавирус компенсациясе» алачак
Михаил Захаров

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанда стационар шартларда беренчел медицина-санитар һәм махсус ярдәм күрсәтүче, әмма медицина юнәлеше буенча укымаган югары белемле медицина хезмәткәрләре компенсация алачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

«Министрлар Кабинеты яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә махсус хезмәт шартлары һәм өстәмә эшләре өчен стимуллаштыру характерындагы түләүләр тәкъдим итү тәртибен кертергә карар бирә», — дип хәбәр ителә документларда.

Хәзер медицина юнәлеше буенча укымаган югары белемле табиблар һәм медицина хезмәткәрләре 2019 елның тугыз ае өчен Татарстанда эшләп алган уртача айлык кеременең 80 проценты күләмендә ярдәм алачак.

Медицина юнәлеше буенча укымаган һәм стационар шартларда махсус ярдәм күрсәтүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә исә узган елның тугыз ае өчен Татарстанда эшләп алган уртача айлык кеременең 100 проценты күләмендә компенсация түләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100