news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда коронавирус белән авырган 170 кеше тернәкләнү уза

Чаллы халкы сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнә, шулай ук алар аяк-кул мускулларын ныгыту өчен дәвалау физкультурасы буенча шәхси дәресләргә йөри.

Чаллыда коронавирус белән авырган 170 кеше тернәкләнү уза
социаль челтәрләр

(Чаллы, 20 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Covid-19 авыруы белән чирләгән 170 кеше реабилитация уза. Бу хакта журналистларга шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.

Covid-19 белән авырган кешеләрнең сәламәтлеген торгызу белән 7нче сырхауханә һәм сугыш ветераннары өчен госпиталь белгечләре көндезге стационар шартларында шөгыльләнә. Беренче чиратта чаллылыларга биредә сулыш тренажерлары ярдәмендә дәвалау күнегүләре тәкъдим ителә.

Пациентлар шулай ук кул-аяк мускулларын ныгыту өчен дәвалау физкультурасы буенча индивидуаль дәресләргә йөри. Моннан тыш, экс-авырулар белән физиотерапевтик процедуралар үткәрелә, аларның күкрәк читлегенә массаж ясала.

Бүген Чаллыда 618 кеше коронавирус инфекциясеннән терелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot