Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб ковидның гомерлеккә калырга мөмкин булган нәтиҗәсен атады
Белгеч тиз арада тернәкләнү өчен физик йөкләнешне арттырырга һәм җәяү йөрергә киңәш итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Табиб-терапевт Алексей Водовозов коронавирусның озакка сузылырга мөмкин булган нәтиҗәләрен атады. Ковид белән авырган пациентлар өч айдан алып гомер буе авырудан соң барлыкка килгән синдром белән көрәшергә мөмкин. Бу хакта әңгәмә вакытында URA.RU агентлыгында югары категорияле табиб-терапевт Алексей Водовозов сөйләде.
РИА Новости хәбәр итүенчә, табиб ковидтан соңгы синдром <...> чирләүчеләрнең өчтән берсендә дүрттән алып 12 атнага кадәр, ә калганнарында 12 атнадан алып гомер буе дәвам итәргә мөмкин булуын аңлата.
Ул бу синдромның 20дән 60ка кадәр симптомнары булуын әйтә. Аерым алганда, бу - хәлсезлек, баш, буын һәм мускуллар авырту, йокыга бәйле проблемалар, күкрәктәге авырлык хисе һәм тулаем сулыш ала алмау, шулай ук депрессия, терморегуляция бозылу һәм когнитив функцияләр кимү.
Эксперт сүзләренчә, «ковидтан соңгы синдром»ның сәбәбе әле билгесез. Водовозов тиз арада тернәкләнү өчен физик йөкләнешне арттырырга һәм җәяү йөрергә киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз