news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган, 29 пациент терелгән

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган, 29 пациент терелгән
архив

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның икесе генә инфекцияне чит илдә эләктереп кайткан, калган пациентлар әлеге авыруны республикада йоктырган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Алты пациент хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

Авыруларның күбесе — 30-50 яшь (11 кеше), шулай ук 18-30 яшь (6 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда инфекция йоктыруның — 27, Чаллыда — өч, Яшел Үзән районында ике очрагы теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5248 очрагы теркәлгән, 4104 кеше (шуларның 29ы — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot