news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасы апрель ахырында булган

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк белдергәнчә, илдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасын май ахырында үттек дип санарга мөмкин.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасы апрель ахырына туры килгән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый мәгълүматлар китерде.

«Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасы апрель ахырында булды. Апрель урталарында әлеге чирне йоктыручылар аеруча күп теркәлде һәм майның икенче яртысында алар акрынлап кими башлады», — дип искәртте спикер.

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк белдергәнчә, илдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасын май ахырында үттек дип санарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100