news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб дөрес ял итү өчен киңәшләр бирде

«Активлык һәм ял итү буенча гадәти режимны сакларга кирәк», — диде белгеч.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Эшкә чыкканда үзеңне ватылган итеп хис итмәс өчен отпускта күнегелгән режимда актив булырга һәм ял итәргә кирәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Отпуск — ул сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге.  Тиешенчә йоклау, балансланган туклану көчне торгызу өчен шарт булып тора. Моннан тыш, гадәти режимны бозсагыз, кире кайту юлы озаграк, һәм мондый ялдан соң сез үзегезне ватылган итеп хис итәчәксез», — дип сөйләде Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының өлкән яшьтәгеләргә беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгеч Андрей Тяжельников.

«Активлык һәм ял итү буенча гадәти режимны сакларга кирәк», — дип өстәде ул.

Элеккеге тикшеренүләргә буенча, Россиядә яшәүчеләр быел күп сәяхәт итәргә планлаштырмый. Бу җәйдә аларның өчтән бер өлеше отпусктан баш тартырга һәм нигездә бакчада яки авылда ял итәргә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100