news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада табиблар өлкән яшьтәге ханымга уникаль операция ясаган

Бүген рентенохирургия алымнары бүлегендә табиблар коронар артерия һәм периферик кан тамырлары стентлары ясый, электрокардиостимуляторлар куя, аяк-кул буыннарын эндопротезлау белән шөгыльләнә.

Түбән Камада табиблар өлкән яшьтәге ханымга уникаль операция ясаган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк хастаханәсендә югары технологияле катлаулы операция ясаганнар. 78 яшьлек пациентның корсак аортасына стент-графт куйганнар. Операцияне шәһәрнең тәҗрибәле анестезиологлары һәм хирурглары, шулай ук Уфадагы республика кардиоүзәгеннән махсус чакырылган табиб Тимур Хафизов ясаган.

Пенсионер ханымда корсак аортасы аневризмасы ачыклана. Корсак куышлыгында аорта киңәя һәм сузыла башлый, вакытында чара күрмәсәң, ул өзелә. 90 процент очракта бу үлемгә китерә. Моны булдырмас өчен, проблемалы урынга протез куела. Операция уңышлы узган очракта, пациент бер атнадан өенә чыгарыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Операциядә анестезиолог-реаниматолог Илдар Бәдертдинов, хирург Иван Петров, Уфадан килгән табиб Тимур Хафизов, рентгенохирургия алымнары һәм диагностикалау бүлеге мөдире Алексей Крохалев катнаша.

«Әлеге хатын-кызда аневризма шактый зур, 5 сантиметрдан артык, аның өзелү куркынычы бар иде. Бу очракта патологияне вакытында диагностикаладык һәм югары технологияле операция ясадык. Операция штатлы режимда узды, протез куелды, ягъни без төп кан тамырын, аортаны алыштырдык, бу алга таба аневризма өзелүне булдырмый кала алачак», — ди Тимур Хафизов.

Бүген рентенохирургия алымнары бүлегендә табиблар коронар артерия һәм периферик кан тамырлары стентлары ясый, электрокардиостимуляторлар куя, аяк-кул буыннарын эндопротезлау белән шөгыльләнә. Аортага стент-графт кую операциясе — югары технологияләр дөньясына тагын бер адым.

«Биредә нәкъ менә операция алдыннан әзерләнү, планлаштырылачак җайланманы дөрес сайлап алу зур әһәмияткә ия. Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсендә мондый процедура беренче тапкыр үткәрелде. Түбән Кама районында ел саен шундый 5-6 пациент ачыклана. Кабул итү-диагностика бүлеге төзелеп җитсә, без бу операцияләрне ешрак ясый алырбыз дип өметләнәм», — ди Алексей Крохалев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100