news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр: Коллектив иммунитет булмаса, коронавирус тизрәк таралуы ихтимал

Коронавирустан вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан прививка ясаучылар аз, авырудан соң калган антитәнчекләре булган кешеләр саны күп түгел. Халыкта җитәрлек күләмдә коллектив иммунитет булдырылмаса, вирус тагын да тизрәк таралырга мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Вакцинация узучылар аз. Коронавиурс белән авырганнан соң антитәнчекләре булган кешеләр күп түгел… Бу вирусның тагын да тизрәк һәм җиңелрәк таралуына китерергә мөмкин», — диде Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының геномика һәм геном технологияләр төркеме җитәкчесе Анна Сперанская.

Ул аңлатканча, бу вазгыятьтә бердәнбер котылу юлы — «вирусның яңа формалары тиз тарала алмасын өчен, җитәрлек күләмдә халыкны вакцинацияләү».

Коронавирустан вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100