news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы теркәлгән

Авырулар дәрәҗәсе нигезендә республика ил буенча 78нче урында тора.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы ачыкланган. Республикада барлыгы 4 мең 152 очрак теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Авырулар саны 100 мең кешегә 106,4 очрак тәшкил итә, соңгы көндә үсеш темпы — 1 процент, соңгы 7 көндә дә үсеш темпы үзгәрмәде — 1,2 процент», —диде ул.

Авырулар дәрәҗәсе нигезендә республика ил буенча 78нче урында тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100