Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Covid-19 авырулары туганнары кайнар линия аша якыннары турында хәбәрләрне белә ала
Ышанычлы затлар 231-74-04 номеры буенча вакытлыча йогышлы авырулар госпитале пациентлары турында мәгълүмат ала алалар.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Республика клиник хастаханәсе каршындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә дәваланучы коронавируслы пациентларның туганнары кайнар линия яки WhatsApp чаты ярдәмендә яңалыкларны белә ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
«Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча йогышлы авырулар госпитале эшли. Госпитализацияләү, пациентны чыгаруга әзерләү, пациентны башка дәвалау учреждениесенә күчерү турында 231-74-04 телефоны буенча мәгълүмат алырга мөмкин», — дип хәбәр итте Жаворонков.
Хәбәрләрне шулай ук WhatsApp чатында +79375890003 номерына җибәреп алырга мөмкин.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары авыруларның торышы турындагы мәгълүматны шәхси мәгълүматлар турында закон саклый, дип искә төшерде. Шуңа күрә авыруның хәле турында пациент госпитальгә кергәндә күрсәткән ышанычлы кеше генә белә ала. Якыннарының хәле турында белергә теләгән туганнарын билгеле бер процедурага җентекләп тикшерәчәкләр.
«Без бу уңайдан сүзгә генә ышанырга хакыбыз юк», — дип искәртте Жаворонков.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы теркәлде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз