news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында коронавирус белән авыручылар саны арта

Бүгенге көндә 11 кеше терелгән, 6 кеше өйдә дәвалана, 1 кеше — стационар дәвалауда.

(Аксубай, 20 июнь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). 19 июньгә Аксубай районында яңа коронавирус йогышы белән авыруның расланган 18 очрагы теркәлгән. Әгәр моңа кадәр унбер очрак булса, соңгы атнада исә үсеш күзәтелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хәл тотрыклы булса да, проблема кала. Без бу вирус белән яшибез, үзеңне куркыныч астына куймас һәм яңа коронавирус инфекциясе йоктырмас өчен, битлек-перчатка режимын максималь рәвештә үтәргә кирәк», — диде Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, авыруны җиңел формада кичерүчеләр өйдә, табиблар күзәтүендә дәвалана. Бүгенге көндә 11 кеше терелгән, 6 кеше өйдә дәвалана, 1 кеше — стационар дәвалауда.

Короновирус буенча чикләү чараларының шактые бетерелсә дә, белгечләр барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә, кулларны һәм битне сабын белән ешрак юарга, җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне үтәргә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100