news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 33 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган

Коронавирустан 308 977 кеше вакцинация узган, 224 689 кеше икенче прививка ясаткан.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 33 очрагы ачыкланган. Барлык пациентлар да авыруны контакт юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«19 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 14 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Чирләүчеләрдән 14 кеше - Казанда, сигезе Чаллыда яши. Түбән Кама районында ике зарарлану очрагы ачыкланган, Азнакай, Балтач, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Татарстанда пандемия вакытында коронавирус 21 140 кешедә ачыкланган. Шулардан 18 080 кеше инде терелгән.

Covid-19дан 308 977 кеше вакцинация узган, 224 689 кеше икенче прививка ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot