news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 авыруының 75 яңа очрагы ачыкланды

Коронавирус йоктырган кешеләр саны савыгучыларга караганда ике тапкырга диярлек кимрәк.

Татарстанда Covid-19 авыруының 75 яңа очрагы ачыкланды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе генә читтән кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«27 кеше хастаханәгә урнаштырылды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 48 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (24 кеше), икенче урында — 50дән 60ка кадәргеләр (16 кеше)  булуы ачыкланган.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (63), икенче урында — Апас районында (биш очрак) теркәлгән. Өченче урында - Биектау районы, анда Covid-19 авыруының өч очрагы расланган.

Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2475 кешедә авыру ачыкланган. Аларның 1452се савыккан, шул исәптән 151 кеше узган тәүлек эчендә терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100