news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары коронавируска каршы көрәш тәҗрибәсе белән уртаклашты

Республика клиник хастаханәсе базасында Татарстан белән Әфганстан арасында өч видеоконференция узачак.

Татарстан табиблары коронавируска каршы көрәш тәҗрибәсе белән уртаклашты

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче булып башка илдәге коллегаларына коронавирус инфекциясенә каршы көрәш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әфганстан белән элемтәгә Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре чыкты. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Безнең өчен бу яңа практика. Әмма шуңа да карамастан, Россиядә фикер алышулар даими бара. Хәзер без кооперация даирәсен киңәйтәбез, бүген Әфганстан белән хезмәттәшлек итәбез. Бу инфекциягә каршы көрәштә куллану өчен тәҗрибә уртаклашу ысулы», — диде спикер.

Әфганстан сәламәтлек саклау системасы белгечләре Татарстан хезмәттәшләреннән онлайн-конференция оештырырга сорады.

«Әфганстан шулай ук бу пандемия белән очрашты. Аларга Татарстан тәҗрибәсе кызыклы. Мондый семинар Россиядә беренче тапкыр уза, бу уникаль тәҗрибә», — дип сөйләде Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары сүзләренчә, хәзер Әфганстан һәм Татарстан авыру үсешенең төрле этапларын уза.

«Әфганстан табибларының Татарстанда эшнең ничек барганын карау мөмкинлеге бар», — дип аңлатты министр урынбасары. 

Тагын ике видеоконференция үткәрү планлаштырыла, шулай ук Татарстан башка илләр белән элемтәгә керә ала, диде Владимир Жаворонков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100