news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор чит илләрдән кайткан россиялеләр өчен кагыйдәләрне катгыйландырды

Төркиядән һәм Танзаниядән Россиягә 1 майга кадәр кайткан россиялеләр Covid-19 инфекциясенә тестны ике тапкыр тапшырырга тиеш була.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзор Төркиядән һәм Танзаниядән Россиягә 1 майга кадәр кайткан россиялеләрне Covid-19 тестын ике тапкыр тапшырырга мәҗбүр итә.

«2021 елның 1 маена кадәр Төркия Республикасыннан һәм Берләшкән Танзания Республикасыннан Россия Федерациясе территориясенә кайтучыларга Россия Федерациясе территориясенә кергәннән соң ... биш көн эчендә ПЦР методы белән Covid-19 лаборатор тикшеренүе узарга кирәк», - диелә документта.

Нәтиҗә алганнан соң, «Россия Федерациясе территориясенә килүчеләр өчен яңа коронавирус йогышына тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү»  формасын тутырып, аларны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына кабат йөкләргә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100