news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме

20 апрельдә Россиядә мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсе – Илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Илкүләм донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында шулай дип белдерде.

Ул үзләренә таныш булмаган кешеләрнең гомерен саклап калу хакына кан тапшыручы барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде һәм республикада яшәүче өч кешене үрнәк итеп китерде.

«Екатерина – икенче буын донор. Аның өчен әтисе үрнәк булып тора. Андрей Жук — Түбән Каманың мактаулы доноры. Ул әле 80нче елларда ук кан тапшыра башлаган, 150 тапкыр кан биргән, бу - йөзләрчә коткарылган кеше гомере дигән сүз. Таһир әле бик яшь булса да берничә тапкыр кан тапшырырга өлгергән инде», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм татарстанлыларга ныклы сәламәтлек теләп калды.

20 апрельдә Россиядә мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсе – Илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә. 2005 елда гамәлгә куелган халыкара бәйрәм 14 июньдә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100