news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорстанның бер авылында яшәүче табиб Пирогов ордены белән бүләкләнде

Пандемия чорында кеше җитешмәү сәбәпле, декрет ялына чыкмый эшләгән.

Башкорстанның бер авылында яшәүче табиб Пирогов ордены белән бүләкләнде
https://baltach.rbsmi.ru/

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе чорында үз-үзен аямый эшләгән Башкортстаның Иске Балтач авылы кызы Эльмира Әмирҗанованың тырышлыгы югары бәһаланды — аңа Пирогов ордены тапшырылды.

Ул Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Пермь шәһәрендәге медицина академиясенә укырга керә. 2014 елда Төмән шәһәрендә интернатура үтә һәм Ямал-Ненец автономия округының Надым шәһәренә юллана. Шунда төпләнә. Табиб-бактериолог булып эшли. Бу турыда Башкортстанның «Балтач таңнары» газетасы хәбәр итә.

«Пандемия чорында кеше җитешмәү сәбәпле, декрет ялына чыкмый эшләде. Узган елның апрель–июль айлары үтә дә тынгысыз эштә үтте. Бала тапкач (кыз оныгыбыз туды), өч ай гына өйдә булды да, сабыйны каенанасы карамагына калдырып эшенә чыкты», — дип сөйли Эльмираның әнисе Альфира Әмирҗанова.

Орденны Салехард шәһәрендә тапшыралар. Күкрәк баласын озак вакытка калдыра алмау сәбәпле, бүләкләү тантанасына үзе бара алмый. Зур бүләкне аңа үзе эшләгән сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы алып кайтып тапшыра.

Пирогов ордены - Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге. Бүләк хәрби-кыр хирургиясенә, шулай ук фәнни дисциплина буларак хирургиягә нигез салучы дип саналган рус хирургы, галим һәм педагог Николай Иванович Пирогов (1810-1881) исемен йөртә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100