news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аргентина «Спутник V» вакцинасын җитештерә башлады

Аргентина Латин Америкасында «Спутник V» вакцинасы җитештерә башлаган беренче ил булды.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Аргентина Латин Америкасында беренче булып коронавируска каршы «Спутник V» Россия вакцинасын җитештерә башлады. Алга таба вакцина Үзәк һәм Латин Америкасы илләренә җибәрелә ала, диелә Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды хәбәрендә. 

РИА Новости хәбәр итүенчә, Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды һәм Laboratorios Richmond SACIF фармацевтика компаниясе Аргентинада коронавируска каршы «Спутник V» Россия вакцинасының беренче партиясен җитештерү турында игълан итә. Аргентина Латин Америкасының «Спутник V» вакцинасы җитештерә башлаган беренче иле булды, — дип билгеләп үттеләр фондта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100