news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анна Попова Россиядә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятькә бәя бирде

Бүгенге көндә Россиядә әлеге күрсәткеч 5,8гә тигез, без дөньяда 87нче урында, диде Попова «Эпидемиологик иминлек» дип аталган халыкара конференциядә.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлектә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча дөньяда 87нче урынны били.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Россиядә әлеге күрсәткеч 5,8гә тигез, без дөньяда 87нче урында», - диде Попова «Эпидемиологик иминлек» дип аталган халыкара конференциядә.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа төрдәге COVID-19 коронавирусына үткәрелгән тестлар саны буенча Россия бер миллион кешедән чыгып исәпләгәндә беренче унлыкка керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100