Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мурашко Covid-19ны сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүдә сәбәп дип атады
Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Россиядә инфекция таралуын булдырмау өчен барлык оештыру чаралары күрелгән.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Яңа Covid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәл мондый чакыруларга каршы тору өчен Россия Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүдә сәбәп буларак карала ала. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко «Зур егермелек» илләренең сәламәтлек саклау министрлары видеоконференциясендә шул турыда әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Пандемия белән хәл бүген безгә, шул исәптән, мондый вазгыятькә каршы тору буенча Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү турында да уйларга мөмкинлек бирә», – дип искәртте ул.
Шул ук вакытта Мурашко сәламәтлек саклау системасын ил үсеше өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады.
Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Россиядә Covid-19 таралуын булдырмау өчен барлык оештыру чаралары күрелүен искәртте. Шулай ук ул коронавирус белән көрәш буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына һәм башка илләргә рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз