Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда табиблар коронавирус авыруы ихтималы булган 747 кешене күзәтә
7 мең 360 кеше табибларның даими тикшерү, күзәтүеннән чыккан.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда табиблар коронавирус белән авыру куркынычы янаган 747 кешене күзәтә. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтте.
«19 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 747 кеше медицина күзәтүендә кала. 7 мең 360 кеше табибларның даими тикшерү, күзәтүеннән чыккан», — диде.
Владимир Жаворонков чит илдән кайткан кешеләр өчен обсерватор оештырылганын әйтте. Бүген «Ливадия» санаториендагы обсерваторда 111 кеше. «Алар барысы да сәламәт, коронавируска уңай нәтиҗәләр берсендә дә булмады», — диде ул.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе республикада коронавирус ачыкланган һәм инфекциягә шик төшкән кешеләрне дәвалау өчен ятак урыннар саны, резервлар җитәрлек булуын әйтте. Коронавирус йоктыру куркынычы зур булган табибларга атна саен лаборатор тикшеренүләр үткәрелүен билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз