Галимова: Тайланд рейсы пассажирларының коронавируска тестлары тискәре

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, тән температурасы күтәрелүе беркемдә дә теркәлмәгән.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Таиландтан килгән рейс пассажирларының коронавируска тестлары тискәре нәтиҗә күрсәтте. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Барлык тестлар да тискәре. Тән температурасы артуы беркемдә дә теркәлмәгән. Медицина күзәтүе дәвам итә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез, Россиягә Таиланд туристларын алып килгән самолет «Казан» халыкара аэропортына 16 апрельдә төште.