news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психиатр яшүсмерләрдә психологик проблемаларның тышкы билгеләре турында сөйләде

Ләйлә Шәйдүкова  сүзләренчә, яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башланган.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татуировка, пирсинг ясату һәм үз тәнен бозу — яшүсмерләрдә психологик проблеманың беренче билгесе булып тора. Бу очракта ата-аналарга баланы психологка алып баруны кичектерергә ярамый.

Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университеты психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдүкова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башлануын сөйләгән.

«Психиатр өчен беренче сигналларны күрү өчен шул җитә. Мисал өчен, совет заманында армиягә алыр алдыннан татуировкасы булган егетләр куркыныч янаган төркемгә кертелде. Психиатр белән консультация үткәрелә иде», — дип сөйләде ул.

Ата-анага бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләрдә урнаштырырга һәм аның аралашу даирәсенә игътибарлы булырга кирәк. Еш кына төрле «модалы» куркыныч мавыгулар нәкъ менә шуннан башлана, ди табиб..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100