Галим: Ковидтан соң барлыкка килгән антитәнчекләргә караганда вакцинация ышанычлырак

Белгечләр коронавирустан терелгәч тә вакцинация ясатырга кирәк дигән нәтиҗә ясаган.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Галимнәр коронавирус белән авырганнан соң барлыкка килгән антитәнчекләргә караганда вакцинациянең чирдән яхшырак саклавын әйтте.

Америка галимнәре чир тиз таралу һәм даими мутацияләнү сәбәпле коронавирусның эволюция кичерүен ачыклаган. Шуның белән бәйле рәвештә, коронавирус белән авыртканнан соң организмда барлыкка килгән антитәнчекләр SARS-CoV-2 яңа штаммнан күпкә начаррак саклый. Бу турыда «Известия» яза.

«Теләсә кайсы яшьтә авыртып иммунитет барлыкка килүгә караганда, вакцинация күпкә нәтиҗәлерәк», — диде Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының молекуляр биология лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Роман Зиновкин.

Вакцинадан соң тискәре билгеләр барлыкка килү ихтималы аз. Ә ковид йоктырган өлкән кешеләр арасында үлем очраклары күпкә югары булуы күзәтелә.

Яшьләр арасында коронавирустан үлүчеләр саны аз булуга карамастан, коронавирустан соң сәламәтлек җитди какшарга мөмкин, дип кисәтте белгеч.

Белгечләр коронавирустан терелгәч тә вакцинация ясатырга кирәк дигән нәтиҗә ясаган.