news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирус белән авырган тагын дүрт кеше сәламәтләнде

Хәзерге вакытта илдә әлеге авыруны йоктыруның 199 очрагы теркәлгән.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручы тагын дүрт кеше сәламәтләнгән. Шулай итеп, Covid-19 вирусын җиңгән кешеләрнең саны тугызга җитте. Бу хакта «Стопкоронавирус.рф» порталында хәбәр ителә. Коронавирус белән бәйле бөтен мәгълүмат шушы сайтта тупланып бара.

Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән тагын 52 кеше авыруы ачыкланган, хәзер әлеге күрсәткеч 199га кадәр арткан.

Татарстанда да бу авыруның бер очрагы теркәлгән. Ул республикага килгән Франция гражданинында ачыкланган. «Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапет Covid-19 вирусына тапшырган анализларының уңай булуы турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot