Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия галимнәре коронавирусның тулы геномы турында өстәмә мәгълүмат ачыклады
Оператив генетик анализ ясау яңа коронавирус эволюциясен һәм аның таралу динамикасын аңлау өчен бик мөһим, ди белгеч.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының А. А. Смородинцев исемендәге грипп буенча фәнни-тикшеренү институты белгечләре Россиядә COVID-19 авыруы булган пациенттан алынган материалдан SARS-CoV-2 коронавирусының беренче тулы геномын секвенировкаладылар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Секвени́ровкалау — аминокислоталар яки нуклетоид эзлеклелекне ачыклау ул. Секвенировкалау нәтиҗәсендә макромолекуланың беренчел структурасындагы мономерлар эзлеклелеген текст рәвешендә тасвирлауга ирешелә.
«SARS-CoV-2 вирусларына оператив генетик анализ ясау яңа коронавирус эволюциясен һәм аның таралу динамикасын аңлау өчен бик мөһим», — дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының А. А. Смородинцев исемендәге грипп буенча фәнни-тикшеренү институты директоры вазифаларын башкаручы, медицина фәннәре докторы Дмитрий Лиознов.
Белгеч бу коронавирусның алар өчен яңа булуын әйтте. «Шуңа күрә аның таралу һәм безнең ил территориясенә эләгү юлын, аның үзгәрешләрен билгеләү мөмкинлегенә ия булу бик мөһим. Бу мәгълүмат коронавирусны дәвалау өчен вакциналар һәм вируска каршы препаратлар эшләүгә ярдәм итәчәк», — диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз