news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирусның сирәк очрый торган, әмма куркыныч нәтиҗәсе хакында кисәтте

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең 179 147 очрагы теркәлгән, шуларның 15 меңнән артыгы хастаханәгә озатылган.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән пациентларны артериаль кан басымы борчырга мөмкин. Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков «Ura.ru» порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кан тамырлары, йөрәк һәм баш миенә зыян килү – болар барысы да артериаль кан басымы күтәрелү рәвешендә тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин», - дип ачыклык кертте табиб.

Ул билгеләп үткәнчә, баш авыртуыннан аермалы буларак әлеге симптом сирәгрәк очрый һәм аны башка факторларны (мәсәлән, симерү яки диабет) төшереп калдырганнан соң ковидтан соңгы симптом сыйфатында квалификацияләргә мөмкин.

«Канның ою сәләте бозылмаганмы-юкмы икәнен карарга, башка психоэмоциональ һәм физик йөкләнешләрне, шулай ук бүтән чирләрне дә истә тотарга кирәк. Әгәр алар булган һәм тагын да көчәйгән икән, моны да ковидтан соңгы симптомга кертергә мөмкин», - дип сүзен төгәлләде Крючков.

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең 179 147 очрагы теркәлгән, шуларның 15 меңнән артыгы хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып Россиядә барлыгы 15 199 720 кеше коронавирус йоктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100