news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб холестеринны киметү өчен идеаль яшелчәне атады

Брокколи составына керүче К витамины сөякләрнең ныгуына булыша, ә В төркемендәге витаминнар чәчләрнең сәламәтлеген тәэмин итә.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Эри торган клетчатка һәм витаминнарның югары күләме брокколины авырлыгын киметергә, кан басымын һәм холестеринны нормаль хәлгә китерергә теләгән кешеләр өчен идеаль продуктка әверелдерә. Диетолог Ягмур Сатыроглу Cumhuriyet басмасына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Моннан тыш, брокколи сульфорафанга — яман шешне кисәтә торган органик кушылмага да бай. Әлеге яшелчә составына керүче К витамины сөякләрнең ныгуына булыша, ә В төркемендәге витаминнар чәчләрнең сәламәтлеген тәэмин итә.

«Составында А һәм С витаминнары булган брокколи шулай ук антиоксидант үзлекләренә ия булганлыктан организмның каршы торучанлыгын да арттыра. Иммун системасын ныгытучы брокколи аеруча кышкы авырулардан ныклы калкан функциясен үти», — дип искәртте Сатыроглу.

Продуктның файдалы үзлекләре саклансын өчен, диетолог брокколины парда пешерергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100