news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 57 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 17,5 мең кеше ковид белән авырды.

Татарстанда тагын 57 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлде. Ике очрак читтә, ә калганнары контакт юл белән йоктырылган, диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

«25 пациент хастаханәдә, 32 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.  

30-50 яшьлекләр арасында 17 кеше авырган. 60-70 яшьлекләр арасында 15 кеше вирус йоктырган.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 21 кеше авырый. Чаллыда тугыз кеше вирус йоктырган. Калган муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Биектау һәм Түбән Кама районнары алдынгы — авыруның дүртәр очрагы теркәлгән.

Әлмәт, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында өчәр кеше авырган. Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында коронавирус йоктыруның икешәр очрагы ачыкланган. Лаеш, Менделеевск һәм Теләче районнарында берәр кеше авырган.  

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус инфекциясе белән 17,5 мең кеше авырган. Аларның 14,1 меңнән күбрәге терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 68 кеше дәваланып беткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100