news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавируска каршы беренче прививкадан соң битлек кимәү куркыныч булуын әйтте

Вакцинаның беренче дозасыннан соң вакцинация узмаган кешеләрдәге кебек үк авыру очраклары теркәлгән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасын беренче тапкыр кадатканнан соң битлек киюдән баш тарту һәм социаль дистанция сакламау нәтиҗәсендә кеше коронавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин.

Бу хакта «Известия» газетасы Коммунаркадагы 40нчы хастаханәнең баш табибы Денис Проценкога сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, вакцинаның беренче дозасыннан соң вакцинация узмаган кешеләрдәге кебек үк авыру очраклары теркәлгән.

«Әгәр ике компонентлы вакцина („Спутник V“) турында әйтсәк, беренче инъекциядән соң иммунитет тиз генә барлыкка килмәвен бик яхшы аңлыйбыз», — диде Проценко һәм бу чорны психологик яктан бик катлаулы дип атады.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) искәртүләренчә, коронавируска каршы прививка ясатканнан соң кешедә иммунитет 32-45 көннән соң барлыкка килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100