Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы өченче вакцина теркәлде

«КовиВак» препараты Чумаков исемендәге үзәктә җитештерелгән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы «КовиВак» вакцинасын теркәде. РИА Новости агентлыгы Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Препарат Россия Фәннәр академиясенең М. П. Чумаков исемендәге Федераль иммунобиологик препаратлар әзерләү һәм тикшеренүләр фәнни үзәгендә җитештерелгән.

Бу — коронавирус инфекциясендә каршы Россиядә уйлап табылган инде өченче вакцина. Моңа кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея үзәгендә — «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак»), Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәгендә «ЭпиВакКорона» кебек препаратлар әзерләнгән иде.

Алардан аермалы буларак, Чумаков үзәгендә җитештерелгән «КовиВак» инактивацияләнгән вакциналар рәтенә керә. Ул махсус рәвештә эшкәртелгән вируслы кисәкчекләр нигезендә ясалган. Үтерелгән вирионнар йогышлы түгел, алар иммунитет реакциясе китереп чыгарырга сәләтле.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән өченче вакцина клиник сынаулар узуы хакында хәбәр иткән иде.