news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай спортчылары фехтование буенча Дөнья кубогы этабында катнашу өчен Казанга килде

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кытай делегациясенең Татарстан башкаласында яшәү урыны билгеле булды.

Кытай спортчылары фехтование буенча Дөнья кубогы этабында катнашу өчен Казанга килде
twitter.com/FIE_fencing

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген төнлә алты кешедән торган Кытай делегациясе (4 спортчы һәм 2 тренер) Париждан Казанга «Шереметьево» аэропорты аша транзит белән очып килде.

Спортчылар иртәгә Казанда фехтование буенча Дөнья кубогы этабында чыгыш ясаячак. Ярышлар Гимнастика үзәгендә узачак.

«Около спорта» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, «Шереметьево» аэропортында ук Кытай спортчыларында коронавирус инфекциясе йоктыру курынычы булмавын тикшергәннәр.

Хәзер «Шереметьево»да Кытайдан килгән барлык пассажирларны тикшерәләр. Моның өчен аэропортның F терминалында төрле шәһәр клиникаларыннан җыелган Мәскәү табибларының махсус бригадасы формалаштырылган.

Ярышлар регламенты нигезендә, барлык делегацияләрнең Казанда яшәү өчен төрле йолдызлык категорияле кунакханәләр сайлый ала. Аларга «Корстон» 5*, «Гранд Отель Казань» 4* һәм «Регина» 3* кунакханәләре тәкъдим ителә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, Кытай делегациясе «Регина» кунакханәсендә тукталган.

Бүген ярышлар объектында спортчыларның коралын контрольдә тоту процедурасы узачак, ә иртәгә 11.00 сәгатьтә ярышларның беренче өлеше башланачак.

22 февральдә 17:00 сәгатьтә Дөнья кубогы этабын ачу тантанасы узачак, аннары финаллар башлана. 23 февральдә турнирның йомгаклау көне узачак.

Исегезгә төшерәбез, Кытай спортчыларының Казандагы турнирда катнашуы төгәл билгеле түгел иде, чөнки ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе Татарстанга Кытайдан килгән спортчыларга «яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны булдырмас өчен» керүне чикләргә планлаштырган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100