Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама теш дәвалау хастаханәсендә ремонт башланды һәм яңа җиһазлар кайтарыла
2022 елның 1 гыйнварыннан Түбән Кама теш дәвалау сырхауханәсе Үзәк хастаханә составыннан чыкты.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның 1 гыйнварыннан Түбән Кама теш дәвалау сырхауханәсе Үзәк хастаханә составыннан чыкты. Хәзер сырхауханә «Түбән Кама теш дәвалау сырхауханәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исемен йөртә.
Биредә капиталь ремонтка керешкәннәр, бер үк вакытта матди-техник базаны яңарталар, якын арада кабинетларга заманча җиһазлар кайтачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Теш дәвалау сырхауханәсенең эш вакыты шул ук кала. Балалар һәм өлкәннәр табиблары медицина полислары буенча дәүләт гарантияләре программасы кысаларында (түләүсез) ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Авырулар шулай ук талон буенча кабул ителә, кичектергесез ярдәм исә тәүлек буе күрсәтелә.
Кабул итүгә Россия Дәүләт хезмәтләре порталы яки ЕСИА аша язылырга мөмкин. Кызганычка, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы әлегә ачык түгел, бу яңа программага күчү белән бәйле. Терминаллар аша һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре сайтында язылу мөмкинлеге турында без өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.
Түбән Кама теш дәвалау сырхауханәсендә регистратура телефоннары үзгәрде: 8 (8555) 40-40-23; 8-939-310-60-23.
Пациентлар өчен шулай ук кайнар элемтә телефоннары да эшли: 8 (8555) 40-41-05; 8-939-310-61-05.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз