news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар өчен коронавируска каршы вакцина гыйнвар азагында кайтыр дип көтелә

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Спутник M» вакцинасына 200 мең күләмендә заказ бирелгәнен әйтте.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда балалар өчен коронавируска каршы вакцина гыйнвар азагында кайтыр дип көтелә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Спутник M» вакцинасына 200 мең күләмендә заказ бирелгәнен әйтте. 

Вакцинация олыларга кебек үк ике этапта уздырыла, икенчесе 21 көннән кадала. «Балалар өчен вакцина назаль булачак яки борынга тамызылачак дигән сүз йөри, бу дөрес түгел», — дип белдерде баш эпидемиолог. Ул прививка, олыларга кебек үк, кулбашына ясалачагын әйтте.

Дмитрий Лопушов прививка ясаган урын бер-ике көн генә авыртып тору ихтималлыгы турында кисәтте. Шулай ук, температура булуы ихтимал. Ул очракта, температураны төшерә торган дару эчергә мөмкин.

Прививка турында белешмә Дәүләт хезмәтләре порталында булачак: QR-код белән сертификат шунда килә. Эпидемиолог QR-код белән бәйле чикләүләр балаларга кагылмавын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100