news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстанда эчәк инфекцияләре белән күпләп авыру очраклары теркәлмәгән

Ковид вакытында башка йогышлы инфекцияләр белән авыру өч тапкыр кимрәк булган.

Узган елда Татарстанда эчәк инфекцияләре белән күпләп авыру очраклары теркәлмәгән
tatarstan.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда Татарстанда эчәк инфекцияләре белән берьюлы күпләп авыру очраклары теркәлмәгән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында докладында шулай дип белдерде.

«Эчәк инфекцияләре ике тапкыр кимеде. 2020 елда күпләп авыруның бер очрагы да булмады. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде», — диде.

Ковид вакытында башка йогышлы инфекцияләр белән авыру өч тапкыр кимрәк булган. «Грипп, ОРВИ, хастаханәдән тыш пневмонияләрдән кала, барлык йогышлы авыруларның 29 процентка кимүе күзәтелә», — диде ул. Баш санитар табиб моның сәбәбен социаль дистанция һәм шәхси гигиена үтәлүендә күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100