news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 87 кеше ковид йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада 15,1 мең кеше коронавирус белән авырган.

Татарстанда тагын 87 кеше ковид йоктырган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә 87 татарстанлы коронавирус инфекциясе белән чирләгән, өч кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган. 

«24 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

29 очрак 30-50 яшьлек татарстанлылар арасында ачыкланган, шулай ук коронавирусны 18 яшьтән кечерәк ике кеше йоктырган.

Авыручыларның күбесе Казанга туры килә — Татарстан башкаласында 61 кеше чир йоктырган. Районнар арасында иң күп авыручылар Яшел Үзән (дүрт), Биектау һәм Чистай (өчәр кеше) районнарында теркәлгән.

Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы 15,1 мең кеше авырган, 11,5 меңгә якын кеше, шул исәптән узган тәүлектә 76 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100