news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы булуы ачыкланган

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, бу сезонда Казанда 576 меңнән артык кешегә, шул исәптән 167 мең балага гриппка каршы вакцинация ясалган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда 56 кешедә дуңгыз гриппы диагнозы булуы ачыкланган, Татарстан башкаласында 126 кеше грипп белән авыру теркәлгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«18 ноябрьдән 17 гыйнварга кадәр грипп һәм ОРВИ йоктырган 1614 кеше хастаханәгә салынган, аларның 246сы – олылар, 1368е – балалар. Аларның 90 процентының хәле уртача. 17 гыйнварга грипп белән авыруның 126 очрагы, шул исәптән 56 кешедә А (H1N1) төркемендәге вирус ачыкланган», - диде спикер.

Ул бу сезонда Казанда 576 меңнән артык кешегә, шул исәптән 167 мең балага гриппка каршы вакцинация ясалуын искәртте. Бүгенге көндә прививка ясатучылар арасында грипп белән авыручылар юк.

Министр урынбасары авыруның көчәйгән вакытында казанлыларга профилактика чаралары кулланырга, марля бәйләвечләр кияргә, шәхси гигиенаны үтәргә һәм мөмкинлек булганда кешеләр күп җыела торган урыннарга бармаска киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100