news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар хастаханәсе баш табибы Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе булды

Автошәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенең элеккеге башлыгы үз вазифасыннан декабрь аенда китте.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген Чаллының 3нче номерлы балалар хастаханәсенең баш табибы Александр Николаевны шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазифасына билгеләде. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Александр Николаев 1986 елның 26 августында туган. 2010 елда «Педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

2012 елдан башлап Николаев Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге табиб-методисты булып эшли. 2014 елдан 2015 елга кадәр поликлиника буенча баш табиб урынбасары, 1нче шәһәр балалар хастаханәсе педиатры була. Аннары 2020 елга кадәр Александр Николаев 3нче балалар хастаханәсен җитәкли.

Автошәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенең элеккеге башлыгы Нияз Фатыйхов үз вазифасыннан декабрь аенда китте, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100